Бөгелмә авазы

Кызыклы очрашу

Безнең мәктәптә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 2 нче курс студенты - үзебезнең мәктәпне тәмамлаган Раил абый Мөэминов белән очрашу булды. Ул укучыларга ни өчен төзүче һөнәрен сайлавы, Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы, укырга керү тәртипләре һәм университет тормышы турында сөйләде. Мәктәптә укыганда Раил абый физика һәм математика фәннәрен бик яраткан....

Безнең мәктәптә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 2 нче курс студенты - үзебезнең мәктәпне тәмамлаган Раил абый Мөэминов белән очрашу булды.
Ул укучыларга ни өчен төзүче һөнәрен сайлавы, Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшыруы, укырга керү тәртипләре һәм университет тормышы турында сөйләде.

Мәктәптә укыганда Раил абый физика һәм математика фәннәрен бик яраткан. Безнең мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбендә дәвам итә ул. Бердәм дәүләт имтиханнарын бик яхшы биргән. Физикадан - 100, ә математика- дан 90нан артык балл җыйган һәм үзенең күптәнге төзүче булу хыялын тормышка ашыру өчен Казан шәһәрен сайлаган.

Хәзер Раил абый 2 нче курста укый. Ул беренче семестрны "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлаган, университетның тормышында актив катнаша. Буш вакытларында Раил абый спорт белән шөгыльләнә, сноубордта шуа, "Рубик кубигы"н җыя. Ул безне дә кубикны ничек җыярга икәнен өйрәтте. Очрашу соңында Раил абый күпсанлы сорауларга җавап бирде. Миңа очрашу бик ошады.

Мин үзем дә кечкенәдән төзүче булырга хыялланам. Раил абый кебек математика дәресләрен, спортны бик яратам. Хыялым тормышка ашсын өчен тырышып укыячакмын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: