Бөгелмә авазы

Кызыклы экскурсия

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Радуга" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Марина Токмачёва белән Ольга Галушко физик мөмкинлекләре чикле 12 баланы музейга экскурсиягә алып бардылар. Бу хәйрия чарасы балаларда ватандашларыбыз, шәһәребез өчен горурлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару максатыннан уздырылды. Музей заллары буйлап узганда балалар кеше...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, "Радуга" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Марина Токмачёва белән Ольга Галушко физик мөмкинлекләре чикле 12 баланы музейга экскурсиягә алып бардылар.
Бу хәйрия чарасы балаларда ватандашларыбыз, шәһәребез өчен горурлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару максатыннан уздырылды. Музей заллары буйлап узганда балалар кеше һәм аның тормыш шартлары үзгәрү, камилләшү процессы белән таныштылар. Тарихи экспонатлар, бигрәк тә җәнлекләр һәм кош-кортлар карачкылары бик зур кызыксыну уятты, шуңа да балалардан сораулар явып кына торды.
Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә дә нык булыша, дип хәбәр итәләр безгә "Радуга" үзәге белгечләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: