Бөгелмә авазы

Кышны чиста шәһәрдә каршылыйк

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәр һәм район халкы! Халыкның күпсанлы сораулары буенча муниципаль район җитәкчелеге 11 октябрьдән алып, 11 ноябрьгә кадәр шәһәрдә һәм район территориясендә санитар чистарту һәм тәртипкә китерү, көзге агач һәм куаклар утырту айлыгы уздыра. Кышка керер алдыннан бакча-паркларны, барлык яшел зоналарны, кеше күп йөри торган урыннарны, ишегалларын тәртипкә китерик,...

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәр һәм район халкы! Халыкның күпсанлы сораулары буенча муниципаль район җитәкчелеге 11 октябрьдән алып, 11 ноябрьгә кадәр шәһәрдә һәм район территориясендә санитар чистарту һәм тәртипкә китерү, көзге агач һәм куаклар утырту айлыгы уздыра.
Кышка керер алдыннан бакча-паркларны, барлык яшел зоналарны, кеше күп йөри торган урыннарны, ишегалларын тәртипкә китерик, коелган яфраклардан арындырыйк.
Шәһәркүләм шимбә өмәләре 11, 18, 25 октябрь һәм 1, 8 ноябрь көннәрендә уздырылачак. Беркетелгән территорияләрне, ишегалларын һәм йорт тирәләрен санитар чистарту, тәртипкә китерү эшендә актив катнашыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: