Бөгелмә авазы

Кыш китәргә ашыкмый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 20 март көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә - кар һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -2..-7, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -3..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык. 21 мартта шулай ук аязучан...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 20 март көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана.
Урыны белән явым-төшемнәр күзәтелә - кар һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -2..-7, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -3..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык.
21 мартта шулай ук аязучан болытлы һава. Урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк, кар һәм юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -4..-9, аязган вакытта -12 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда бозлавык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: