Бөгелмә авазы

Кыргый киндер юк ителде

Россия эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең күмәк мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Э. Нурмөхәммәтова хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 июлендә "Мәк" операциясе кысаларында Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре Вязовка авылында ферма янындагы 50 квадрат метр мәйданда үсеп утырган кыргый киндерне чабып, утка яктылар. Хөрмәтле бөгелмәләр! Әгәр дә...

Россия эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең күмәк мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Э. Нурмөхәммәтова хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 июлендә "Мәк" операциясе кысаларында Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре Вязовка авылында ферма янындагы 50 квадрат метр мәйданда үсеп утырган кыргый киндерне чабып, утка яктылар.
Хөрмәтле бөгелмәләр! Әгәр дә кыргый киндер үсә торган урыннарны беләсез икән, бүлек дежурныена хәбәр итүегез сорала.
Телефоннар: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).
Анонимлык гарантияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: