Бөгелмә авазы

Квеструмга сәяхәт

Уен балаларны шулкадәр берләштерде һәм үзенә җәлеп итте ки, алар анда үзләренең иң яхшы сыйфатларын гына күрсәтергә тырыштылар.

Ялкын приютында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше алып бару өчен 21нче янгын часте хезмәткәрләре хәрбиләштерелгән спорт уены – пейнтбол оештырдылар.

Уен вакытында балалар җитезлек, чыдамлык, реакция тизлеген генә түгел, коммуникатив күнекмәләр, зирәклек, ихтыяр көче, үз-үзеңне бәяләү сәләтен дә арттырдылар.

Малайлар һәм кызлар өчен “сугыш” дуслыкның мөһим элементы булды: балалар командага берләштеләр, дошманнарны юк итү буенча операция үткәрделәр, үзләреннән көчсезрәкләрне һәм планетаны саклый торган геройлар уены уздырдылар, дошманнарны һәм хулиганнарны юк итмичә, әсирлеккә алдылар һәм дөрес итеп тәрбияләделәр.

Уен балаларны шулкадәр берләштерде һәм үзенә җәлеп итте ки, алар анда үзләренең иң яхшы сыйфатларын гына күрсәтергә тырыштылар.

Анастасия НАТАЛЬИНА, директор урынбасары.

Наилә Шәйхуллина фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: