Бөгелмә авазы

Куркытып, акча эшлиләр

Газеталар аша социаль мошенниклык очракларының еш булуы, уяулык кирәклеге турында күп язсалар да, ышанучан беркатлы гражданнар аферистлар тозагына эләгеп кенә тора.

26 октябрь көнне кичке сәгать 5тә таныш булмаган бер ир кеше Бөгелмәдә яшәүче 86 яшьлек әбигә улының юл-транспорт вакыйгасы ясаганын, анда кемнеңдер зыян күргәнлеген, вакыйганы урында хәл итү өчен 20 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтә.
Куркуга төшкән пенсионер, улына шылтыратасы урында, күршесенә кереп китә, анысы да нәрсәнең-ни икәнен чамаламыйча, тизрәк акча күчереп, улын коткару кирәклеген әйтә. Әби кибеттәге терминал аша тиз генә акчаны күчереп тә куя.
Өйгә кайтып, бераз тынычлана төшкәч кенә ул газетада мондый очраклар турында укыганы булганын искә төшерә һәм улына шылтырата. Аның белән берни дә булмаганына ышангач, полициягә мөрәҗәгать итә.
Бөгелмә полицейскийлары барыгызны да мондый очракларда аң булырга, алданмаска өнди. Шуңа охшаш шылтыратулар була икән, башта якыннарыгыз белән элемтәгә керегез. Ул мизгелдә хәтта телефоннарын алмасалар да, бу әле нидер булган дигән сүз түгел. Ә сез мошенниклар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итегез!
Россия Эчке эшләр министрлыгы
Бөгелмә районы бүлеге
матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: