Бөгелмә авазы

Кул эшләнмәләрен ничек ясарга?

Баланың иҗади сәләтен нигездә балалар бакчасында тәрбияче яки мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы үстерсә дә, өй шартларында да кул эшләнмәләре белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзерге вакытта Яңа елга багышланган эшләнмәләр ясау актуаль. Тик ничек һәм нидән башларга?

Балагыз белән урамга һава суларга чыккач, кул эшләнмәсе өчен вак ботаклар, ылыс энәләре, күркә (шишка) кебек материаллар җыегыз. Алар ярдәмендә якын кешегә Яңа елга матур открытка яки эт, песи, куян, башка хайваннарның фигурасын ясарга мөмкин. Кул эшләнмәләре өчен идея-үрнәкләрне махсус балалар китапларыннан эзләп табарга була. Мәсәлән, чыршыны болай ясарга мөмкин: кәгазьдән конус ясап, ябыштырырга, аннан соң күңелең теләгәнчә бизәргә. Бизәү өчен кәнфит, кәгазь кисәкләре, ялтыравык әйберләр кулланырга була. Ә янып чыккан лампочкадан менә дигән Яңа ел уенчыгы ясарга мөмкин. Моның өчен лампочканы акрил буяу белән төрле төскә буярга кирәк. Гомумән, кул эшләнмәләренең нинди генә төре юк: квиллинг, аппликация, декупаж, оригами, үрү һәм башкалар. Боларга өйрәнү өчен даими шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу үзенә күрә аерым бер сәнгать.

Эшләнмә белән бала кызыксынып шөгыльләнергә тиеш. Бу һөнәр белән даими мавыксагыз, баланың иҗади сәләте генә түгел, фантазиясе дә бай булачак. Аннан соң кул эшләнмәләрен ясау баланы тәрбиләүдә, үстерүдә мөһим урын алып тора, чөнки аларны башкарганда, бала әйләнә-тирә һәм төрле материаллар, аларның үзенчәлекләре белән якыннан таныша. Бала предметлар ярдәмендә үз хис-кичерешләрен әйтергә, иҗат итәргә, уйларга өйрәнә.
Бүгенге көндә махсус кибетләрдә кул эшләнмәләре өчен кирәк-яраклар сатыла. Бу - балчык, ком, пластилин, агач, тимер, тукыма белән эшләү материаллары. Ләкин иҗади сәләте булган кеше өчен теләсә кайсы предмет илһам чыганагы була ала. Әйтик, яшелчә-җимешләр, савыт-сабалар һәм башкалар. Шушы күптөрле предметлар аша бала дөньяның матурлыгын күрергә өйрәнә. Шуны да истә тотыгыз, бала барысын да мөстәкыйль башкарырга тиеш, сез исә читтән күзәтеп, кирәк булганда, ярдәмче генә булып торыгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: