Бөгелмә авазы

Көтеп алынган бәйрәм

Халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре бик күп. Дини бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Бу көн уңаеннан, 26 сентябрь көнне "Мәгърифәт" клубы әгъзалары, кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек унай сыйфатлар тәрбияли торган әлеге олуг бәйрәмне олылап, шәһәребезнең аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә (бу уку йорты быел республика программасына кертелеп, анда менә дигән ремонт үткәргәннәр,...

Халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре бик күп. Дини бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Бу көн уңаеннан, 26 сентябрь көнне "Мәгърифәт" клубы әгъзалары, кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек унай сыйфатлар тәрбияли торган әлеге олуг бәйрәмне олылап, шәһәребезнең аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты ашханәсендә (бу уку йорты быел республика программасына кертелеп, анда менә дигән ремонт үткәргәннәр, ашханәне дә изге бәйрәмгә килгән халык сокланып карады) Корбан ашы үткәрде. Клуб җитәкчесе Әлфия Мостафина, мәҗлескә килгән бар халыкны сәламләп, мәҗлес оештырырга урын биргән мәктәп-интернат директоры Николай Корытинга, әлеге табынны әзерләүдә матди яклап катнашкан кешеләрнең исемнәрен атап, аларны барчасына үзенең рәхмәтләрен җиткерде. "Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, менә тагын мул табыннар янында очраштык, - диде ул. - Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч торсын, балаларыбыз исән-сау булып, безне куандырып яшәсеннәр, ә үзебезгә менә шул рәвешле очрашып, күрешеп, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп торырга язсын". Мөхтәсибәт әһеле Габит Хәсәнов дин һәм әхлак турында тирән мәгънәле вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре әйтте.

Аннары изге мәҗлескә килгән халык мул итеп әзерләнгән өстәл янында Корбан итеннән пешерелгән токмачлы аш, итле бәрәңгедән авыз итте, тәм-том белән татарча сөтле чәй эчте.

Көне дә бәйрәмчә, кояшлы җылы иде ул көнне. Әби-апалар шушындый күркәм бәйрәм әзерләгәннәре өчен барлык оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә, пешекчеләргә рәхмәтләрен әйтә-әйтә таралыштылар. Чынлап та, кешегә бәхет өчен кайчак бик аз да җитә икән.

Минсафа ГАЛИЕВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: