Бөгелмә авазы

Күршеләрдә фаҗига

Лениногорскида бер балага песи һөҗүм иткән

Шәһәрдәге бер гаиләдә песи 8 яшьлек балага һөҗүм иткән. Уен барышында ул тикторганда үзен агрессив тота башлый һәм яшь хуҗабикәсенә ташлана. Бик каты башын тырный. Әти-әниләре "ашыгыч ярдәм" чакырта, тик песи һаман саен ыргыла һәм балага якын җибәрми. Шуннан соң коткаручыларны чакыралар, алар аны тотып, йоклау өчен санэпидстанциягә тапшыра, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты, дигән хәбәрләр таралды бүген социаль челтәрләрдә. Ачыклык кертү өчен Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыраткан идек, алар булды андый хәл, дип әлеге хәбәрне раслады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: