Бөгелмә авазы

Күршедә генә коточкыч җинаять кылынган

Россия Тикшерү комитетының Башкортостан буенча тикшерү идарәсе үтенече буенча, суд 53 яшьлек ир-ат һәм аның 28, 27, 20 яшьлек улларын сак астына алган.

Алар Россия Җинаять кодексының 139 нчы маддәсе 1 нче бүлеге (торакка рөхсәтсез бәреп керү), 126 нчы маддә 2 нче бүлек "а" пункты (кеше урлау) һәм 131 нче маддә 2 нче бүлек "а" пунктына (көчләү) туры килгән җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 5 гыйнвар кичендә Красная Горка авылында яшәүче (Нуримановск районы) өч ир-ат кунакта 36 яшьлек җирле хатын-кыз булган бер йорт янына туктала. Алар кунакны үз яннарына дәшә. Тегесе риза булмагач, ишекне ватып йортка узалар, кунак хатынны көч кулланып үзләре белән алып чыгалар һәм чанага салып өйләренә алып кайтып китәләр. Бу хәл турында зыян күрүченең дус кызы полициягә хәбәр итә. Үз йортларында әлеге хатын-кызны 27 һәм 20 яшьлек уллары белән 53 яшьлек әти кеше чиратлашып көчли. Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре генә аларның алдагы җинаятьчел гамәлләренә чик куя. Тикшерү эше дәвам итә. Тиздән явыз адәмнәргә карата гаепләү белдереләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: