Бөгелмә авазы

Күрше шәһәрдә яшь җитәкчене хөкем иттеләр

Әлмәттә 33 яшьлек фирма директорына карата хөкем карары чыгарылды. Ул шәһәр предприятиеләренең берсендә җитәкче вазифасын биләп шактый күләмдә акча үзләштергән. Ачыкланганча, 2015 елның декабреннән 2016 елның августына кадәр ул 7270, 35 сум үзләштергән, шулай ук аның вәкаләтләреннән явыз ният белән файдалануы аркасында предприятиегә 74907,26 сум зыян килгән. Шул ук вакытта...

Әлмәттә 33 яшьлек фирма директорына карата хөкем карары чыгарылды.

Ул шәһәр предприятиеләренең берсендә җитәкче вазифасын биләп шактый күләмдә акча үзләштергән. Ачыкланганча, 2015 елның декабреннән 2016 елның августына кадәр ул 7270, 35 сум үзләштергән, шулай ук аның вәкаләтләреннән явыз ният белән файдалануы аркасында предприятиегә 74907,26 сум зыян килгән. Шул ук вакытта өч айдан артык вакыт эчендә хезмәткәрләргә тиешле 906579,24 сумны түләмәгән.

Гаебен тануын, тәрбиясендә кечкенә баласы булуын, зыянны тулысынча каплавын исәпкә алып, элекке җитәкчене 2 елга сынау срогы белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аңа шулай ук 40000 сум штраф салынды. Хөкем карары законлы көченә керде, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр прокуратурасы.

almet-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: