Бөгелмә авазы

Күрше шәһәрдә өстенә агач авып, кеше гомере өзелгән

Бу көннәрдә олы яшьләрдәге пенсионер 24 яшьлек күршесе белән урманга каен кисәргә барган. Сүз уңаеннан, урман кисүләре законлы булмаган. Көтмәгәндә егет кискән агач пенсионерның өстенә ауган һәм аның гомере урында ук өзелгән. Нәтиҗәдә егет тоткарланган һәм үз гаебен тулысынча таныган. Полиция хезмәткәрләре "Саксызлык аркасында кеше үтерү" матдәсе буенча җинаять эше...

Бу көннәрдә олы яшьләрдәге пенсионер 24 яшьлек күршесе белән урманга каен кисәргә барган.

Сүз уңаеннан, урман кисүләре законлы булмаган. Көтмәгәндә егет кискән агач пенсионерның өстенә ауган һәм аның гомере урында ук өзелгән.
Нәтиҗәдә егет тоткарланган һәм үз гаебен тулысынча таныган. Полиция хезмәткәрләре "Саксызлык аркасында кеше үтерү" матдәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Моннан тыш, гаепләнүчене законсыз урман кисү буенча административ җаваплылыкка тарту мәсьләсен хәл итәләр.Вакыйга Лениногорск районында булган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: