Бөгелмә авазы

Күрше районнарда коронавирус белән дүрт кеше авырган

Әлмәттә – 3 һәм Азнакайда бер очрак.

Татарстанда соңгы 24 сәгать эчендә 73 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чирнең читтән кертелгәннәре – 1, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 72.

Яңа ачыкланган очраклардан: 9 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 64 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 8
30 яшьтән 50 яшькәчә – 27
50 яшьтән 60 яшькәчә – 11
60 яшьтән 70 яшькәчә – 19
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6

80 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:

1. Казан – 45

2. Яр Чаллы – 6

3. Азнакай – 1

4. Әлмәт – 3

5. Апас – 1

6. Буа районы1

7. Югары Ослан – 3

8. Биектау – 2

9. Чүпрәле – 2

10. Алабуга – 1

11. Яшел Үзән – 2

12. Кама Тамагы – 1

13. Лаеш районы – 1

14. Түбән Кама – 1

15. Саба – 2

16. Тукай районы – 1

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9773 очрагы теркәлгән.

8527 кеше, шул исәптән 63е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде. 

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзорның киңәшләрен үтәргә: битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: