Ир белән хатын 17 се көнне бергә эчеп утыралар. Алар арасында ызгыш чыга. Ир өч баласы күз алдында хатынына пычак белән кадый. Аннары үзе 4 нче кат тәрәзәсеннән сикерә. 31 яшьлек Эльмира А. күкрәк читлегенә кадалган пычак җәрәхәте белән хастаханәгә озатыла. Ире - 30 яшьлек Родион А. шулай ук хастаханәдә. Аның уң кулы һәм аягы сынган. Өч сабый хәзер әбиләрендә яши. Эльмира А. үзе декрет ялында, ире төзелеш оешмасында эшли. Тикшерү бара.
almet-rt.ru