Бөгелмә авазы

Күрше Әлмәт районында “COVID-19” белән зарарлануның тагын бер очрагы расланды

30 сентябрьгә COVID-19дан 76 үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», дип искәрттеләр министрлыкта.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (8 кеше) аралыгында теркәлгән. Шул ук вакытта, коронавирус белән авырып китүчеләрнең берсе балигъ булмаган бала, 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

25 очракның унөчесе Казанга туры килә. Районнар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яшел Үзән (дүрт очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7230 очрагы теркәлгән, 6092 кеше (шуларның егерме җидесе – узган тәүлектә) терелгән. 

 

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы теркәлгән.

1948 елда туган хатын-кыз ике яклы полисегментар пневмония белән Яшел Үзән хастаханәсенә китерелә. Җитди хроник авырулар бар. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1946 елда туган Саба районында яшәүче бер ханым Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Сәламәтлеге хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.  Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: