Бөгелмә авазы

Күрше Әлмәт районында авыруның – 3 һәм Лениногорскида 1 очрагы ачыкланган

Ике кеше коронавирусны читтә йоктырган, 41 очракта авыру башка чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоккан.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 43 яңа очрагы мәгълүм булган.

Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ике кеше коронавирусны читтә йоктырган, 41 очракта авыру башка чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоккан. Бер пациент хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана», – диделәр матбугат хезмәтендә.

18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 9
30 яшьтән 50 яшькәчә – 19
50 яшьтән 60 яшькәчә – 9
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4

70 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.

Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:

1. Казанда – 29

2. Яр Чаллыда – 1

3. Әлмәттә – 3

4. Югары Ослан районында – 5

5. Яшел Үзән районында – 1

6. Лаеш районында – 1

7. Лениногорскийда – 1

8. Менделеевскийда – 1

9. Нурлат районында – 1

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7899 тапкыр куелган. 6 756 пациент дәваланган, шул исәптән 15 кеше – узган тәүлектә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: