Бөгелмә авазы

Күрше Әлмәт районда коронавирус белән алты кеше авырган

Егерме ике кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 85 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Егерме ике кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өендә дәвалана», – дип искәрттеләр ведомствода.

 

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 6
30 яшьтән 50 яшькәчә – 28
50 яшьтән 60 яшькәчә – 13
60 яшьтән 70 яшькәчә – 22
70 яшьтән 80 яшькәчә – 15

80 яшьтән 90 яшькәчә – 1

90 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар юк.


Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:

1. Казанда – 44

2. Яр Чаллыда – 10

3. Аксубай районында – 1

4. Алексеевск районында – 1

5. Әлмәттә – 6

6. Арча районында – 1

7. Буа районында – 1

8. Югары Ослан районында – 1

9. Чүпрәле районында – 1

10. Алабугада – 2

11. Яшел Үзәндә – 7

12. Кама Тамагы районында – 1

13. Лаеш районында – 1

14. Түбән Кама районында – 3

15. Нурлатта – 2

16. Питрәч районында – 2

17. Тукай районында – 1

 

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 10 424 очрагы теркәлгән.

9 139 кеше, шул исәптән 64е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде. 

Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзорның киңәшләрен үтәргә: битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: