Бөгелмә авазы

Күркәм эшләребез бар

Узган атнада Ефрат Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күп кенә чараларда актив катнаштылар һәм матур гына күрсәткечләргә дә ирештеләр.

Гүзәл СУНЯЕВА,
"Юность" спорт мәктәбе директоры урынбасары.
10 - 13 декабрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә кикбоксинг буенча "Кубок Петра" халыкара турниры булып үтте.
54 килограммлы авырлык категориясендә, фулл-контакт бүлегендә, тренер-остаз М. Котлыбаев шәкерте Мөнип Котлыбаев бронза медаль яулады.
* * *
9 - 11 декабрьдә Алабуга шәһәрендә бокс буенча студентлар арасын-да Идел буе федераль университетының ачык чемпионаты узды.
Тренер М. Котлыбаев кул астында шөгыльләнүче Шамил Котлыбаев, 52 килограммлы авырлык категориясендә чыгыш ясап, икенче урынны алды.
* * *
12 - 13 декабрьдә "Юность" спорткомплексы залында кикбоксинг буенча ТР Чемпионаты һәм беренчелек ярышлары узды.
Билалышларда Татарстанның 14 шәһәреннән 260 кеше катнашты. Алар яшьләренә карап - 5, авырлыкларына карап 63 категориядә чыгыш ясадылар. Безнең "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 20 спортчысы - I, 18 спортчысы - II, 12 спортчысы III урынны яуладылар.
* * *
12 - 14 декабрьдә Баулы шәһәрендә Р. Нәҗметдинов истәлегенә актив шахмат буенча XXII региональ шахмат турниры узды. Финал турнирында Татарстан һәм Башкортстанның 10 шәһәреннән 16 команда катнашты.
Ярышлар ике төркемдә узды. Тренер-укытучы С. Голубев кул астында шөгыльләнүче Нияз Мөхәммәдиев кече яшьтәгеләр төркемендә "Кама аръягы гран-прие" сериясендә мактаулы өченче урынга лаек булды.
Безнең шәкертләр мәдәни программада да катнаштылар, шулай ук мини-футбол уйнап, үз яшьтәшләре арасында икенче һәм өченче урыннарны алдылар, татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: