Бөгелмә авазы

Күркәм чара

Бөгелмә үзәк мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан "Тәрбия" иртә үсеш төркеме балалары белән чара уздырылды. Башта төркем җитәкчесе Фиалка ханым бик тә кызыклы формада балаларны Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне тарихы белән таныштырды, аннары балалар үзләре бәйрәмгә килгән әти-әниләренә Коръән сүрәләреннән өзекләр укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, "Мөселманча шалкан" ("Репка на мусульманский лад")...

Бөгелмә үзәк мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан "Тәрбия" иртә үсеш төркеме балалары белән чара уздырылды.

Башта төркем җитәкчесе Фиалка ханым бик тә кызыклы формада балаларны Корбан бәйрәме һәм Гарәфә көне тарихы белән таныштырды, аннары балалар үзләре бәйрәмгә килгән әти-әниләренә Коръән сүрәләреннән өзекләр укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, "Мөселманча шалкан" ("Репка на мусульманский лад") дип аталган сәхнәләштереллгән күренеш күрсәттеләр.

Бәйрәм чарасы балаларга бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: