Бөгелмә авазы

Кредитларын түли алмаучылар арткан

2015 елда татарстанлыларның банкларга 29,8 млрд сум бурычы җыелган.

Әҗәтләрнең 2 млрд сумын республика приставлары кайтара алуга ирешкән. Һәм нибары 292 миллион сумын гына кешеләр үзләре теләп кайтарган. Узган ел кредитларын вакытында түләмәү аркасында 4 җинаять эше ачылган. Аларга 200 000 сум штраф түләргә, 240 сәгать мәҗбүри эшләрдә катнашырга һәм 4 айдан 6 айга кадәр арест сайларга туры киләчәк. Моны эшләмәгән очракта, андыйларны ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: