Бөгелмә авазы

Күрүчеләр, белүчеләр юкмы?

2016 елның 31 гыйнварында 1967 елгы Ризван Худаверди углы Ахназаров өеннән чыгып китә һәм шул китүдән юкка чыга. Быел 10 апрель көнне аның чәнчеп-кадаудан җәрәхәтләнгән үле гәүдәсен Кудряшов урамы яклап зират коймасы янында табып алалар. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә ("үтереш") җинаять эше кузгатылды. Хөрмәтле...

 

2016 елның 31 гыйнварында 1967 елгы Ризван Худаверди углы Ахназаров өеннән чыгып китә һәм шул китүдән юкка чыга. Быел 10 апрель көнне аның чәнчеп-кадаудан җәрәхәтләнгән үле гәүдәсен Кудряшов урамы яклап зират коймасы янында табып алалар. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә ("үтереш") җинаять эше кузгатылды.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Җинаятьне ачарга ярдәм итәрдәй берәр мәгълүматыгыз, хәбәрегез булса, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Телефоннар: 02, 6-95-02 (тәүлек әйләнәсенә).

Дөрес мәгълүмат биргән өчен 100 мең күләмендә акча бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: