Бөгелмә авазы

Красных медаль белән кайтты

8 декабрь көнне Казанга 3 - 7 декабрьдә Катар иле башкаласы Доха шәһәрендә йөзү буенча узган дөнья чемпионатында катнашкан Татарстан спортчылары кайтып төште.

Яна Мартынова белән Александр Красныхны аэропортта Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин, Йөзү федерациясе вәкилләре, дуслары һәм туганнары каршы алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Узган чемпионатта бөгелмәле А. Красных ирекле стиль белән 4х200 метрлы эстафетада узышуда бронза медаль алды.
Ә чемпионатта, гомумән санаганда, Россия спортчылары барлыгы 9 медаль яуладылар: 1 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: