Бөгелмә авазы

Күпкырлы Россия

20 июнь көнне Казанда илебез төбәкләрендә эшләүче милли күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре V Форумга җыелды. Әлеге җыенда күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Бигрәк тә, "Россия почтасы" быел икенче яртыеллыкка вакытлы матбугат чараларына язылу бәяләрен күтәрү сәбәпле, тиражларның кимүе хафага сала. Бу очракта күсәкнең авыр башы милли...

20 июнь көнне Казанда илебез төбәкләрендә эшләүче милли күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре V Форумга җыелды.
Әлеге җыенда күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Бигрәк тә, "Россия почтасы" быел икенче яртыеллыкка вакытлы матбугат чараларына язылу бәяләрен күтәрү сәбәпле, тиражларның кимүе хафага сала. Бу очракта күсәкнең авыр башы милли басмаларга төшүе сер түгел. Шул уңайдан РФ Хөкүмәте җитәкчелегенә почтага киселгән субсидияләрне кире кайтару кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыгу урынлы булачагы тагын бер кат искәртелде.
Форум үзенең эшен "Күпкырлы Россия" журналистлар конкурсына нәтиҗәләр белән тәмамлады. Бәйгенең төп җиңүчесе булып ут-күршеләребез Башкортстан Республикасы басмасы - "Кызыл таң" газетасы танылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: