Бөгелмә авазы

Коточкыч юл һәлакәте 9 кешенең гомерен өзгән

Кичә Яңа Мәскәүдә Кыргызстан номеры булган Тойота машинасы белән УАЗ машинасы бәрелешкән дип хәбәр итә "Лайф". Бәрелү нәтиҗәсендә пассажирлар утырган микроавтобус яна башлаган. Анда булган кешеләрне коткаручылар чыгарган. 8 кеше һәлакәт урынында ук үлгән, 3се - УАЗ пассажиры, бишесе - Тойотадагы кешеләр. 9нчы кешенең хастаханәгә барганда гомере өзелгән. Фаразлар буенча,...

Кичә Яңа Мәскәүдә Кыргызстан номеры булган Тойота машинасы белән УАЗ машинасы бәрелешкән дип хәбәр итә "Лайф".

Бәрелү нәтиҗәсендә пассажирлар утырган микроавтобус яна башлаган. Анда булган кешеләрне коткаручылар чыгарган. 8 кеше һәлакәт урынында ук үлгән, 3се - УАЗ пассажиры, бишесе - Тойотадагы кешеләр. 9нчы кешенең хастаханәгә барганда гомере өзелгән.

Фаразлар буенча, фаҗигага китергән һәлакәттә 22 яшьлек чит ил машинасы хуҗасы гаепле, ул икеле тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыккан, ди шаһитләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: