Бөгелмә авазы

Коточкыч! Ике ай да тулмаган сабыйны Интернет аша сатарга теләгәннәр

Германиядә качаклар гаиләсе eBay га бала сатылу турында белдерү урнаштырган, дип хәбәр итә РИА «Новости» Bildга сылтама белән. Белдерүдә кызның исеме «Мария» булуы, аңа әле ике ай да тулмаганы һәм 5 мең еврога сатылуы язылган. Басмада кызның әтисенә 28 яшь, әнисенә 20 яшь булуы һәм кыз баланың гаиләдә бердәнбер бала...

Германиядә качаклар гаиләсе eBay га бала сатылу турында белдерү урнаштырган, дип хәбәр итә РИА «Новости» Bildга сылтама белән. Белдерүдә кызның исеме «Мария» булуы, аңа әле ике ай да тулмаганы һәм 5 мең еврога сатылуы язылган.

Басмада кызның әтисенә 28 яшь, әнисенә 20 яшь булуы һәм кыз баланың гаиләдә бердәнбер бала икәнлеге хәбәр ителгән.

Шулай ук анда кызның әтисе полиция бүлегенә килеп, әлеге бала сатылу турындагы белдерүнең шаяру икәнлеген сөйләгәне әйтелгән. Шулай булуга карамастан, сабыйның әлегә патронат гаиләдә булуы хәбәр ителә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: