Бөгелмә авазы

Котлаулар

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне уңаеннан чын йөрәктән чыккан ихлас котлауларымны кабул итегез! Мәгариф өлкәсенә заман югары таләпләр куя, балалар белән эшләү бүген җиңелләрдән түгел. Һәрдаим үз белемеңне күтәрү юнәлешендә тырышырга, үсәргә, яңа мәгълүмати технологияләрне, укытуның яңа программаларын үзләштерергә, инновацион проектларны гамәлгә...

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне уңаеннан чын йөрәктән чыккан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Реклама

Мәгариф өлкәсенә заман югары таләпләр куя, балалар белән эшләү бүген җиңелләрдән түгел. Һәрдаим үз белемеңне күтәрү юнәлешендә тырышырга, үсәргә, яңа мәгълүмати технологияләрне, укытуның яңа программаларын үзләштерергә, инновацион проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Сез һәр көнне балалар, ата-аналар һәм зур тизлектә үсә барган җәмгыять каршында имтихан тотасыз. Сезнең җилкәләрдә, кадерле укытучылар, лаеклы алмаш буын тәрбияләү дигән зур җаваплылык ята. Бу, һичшиксез, тирән ихтирамга лаек булган авыр хезмәт.
Хөрмәтле коллегалар! Сезгә эше-гездә бетмәс-төкәнмәс энергия, укучыларыгыз белән үзара аңлашу, сайлаган һөнәрегезгә гомер буе тугры булып калуыгызны телим. Һәр башлангычыгызда уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә!
Ихтирам белән,
Валентина КУЛЬБЕДА,
БМР мәгариф идарәсе начальнигы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: