Бөгелмә авазы

Коткаручылар халыкны ка-кат кисәтә. Нәрсә булган?

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республика халкын сулыклардагы бозга чыкмаска өнди. Кышкы сезонны ачарга ниятләгән балыкчыларны, боз өстеннән генә юлны кистерергә уйлаган кешеләрне һәм яңа каткан боз өстендә уйнарга теләгән балаларны бозга керергә ярамый, дип кисәтәләр. "Татарстандагы елга, күл һәм буадагы сулар яңа ката гына башлады әле....

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республика халкын сулыклардагы бозга чыкмаска өнди. Кышкы сезонны ачарга ниятләгән балыкчыларны, боз өстеннән генә юлны кистерергә уйлаган кешеләрне һәм яңа каткан боз өстендә уйнарга теләгән балаларны бозга керергә ярамый, дип кисәтәләр. "Татарстандагы елга, күл һәм буадагы сулар яңа ката гына башлады әле. Ныклы булмаган бозга чыгу бик куркыныч", - ди алар. Шулай да боз ныклап катарга күп калмады, шуңа күрә халыкка сабыррак булырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: