Бөгелмә авазы

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «кайнар линия»

2020 елның 28 октябрендә сәгать 10.00нан 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшләячәк.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm [1] интернет-кабул итү бүлмәсе аша 28 октябрьгә кадәр яки 8 (800) 350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча гражданнарны кабул итү көнендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Кабул итүне иҗтимагый контроль буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзалары, Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре башкарачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: