Бөгелмә авазы

Коронавирус белән килеп туган хәл Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлегенә йогынты ясамады

Коронавирус таралу сәбәпле, РФ Президенты илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак вакытка күчерде.

Кремльдә коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлегенә йогынты ясамады дип саныйлар. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаренә сылтама белән “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы яза. 
Дмитрий Песков фикеренчә, тәкъдим ителгән төзәтмәләр пандемия вакытында искерә алмый, чөнки даими төстә яңа запрослар барлыкка килә, бу – тормыш агымының һәм җәмгыять үсешенең нормаль процессы. 


"Җәмгыять ул катып калган структура түгел, җәмгыять – ул тере организм", - дип саный Песков. 


Исегезгә төшерәбез, илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирү датасын соңрак вакытка күчерде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: