Бөгелмә авазы

Коръән укучылар конкурсының казыят турында бөгелмәлеләр дә катнашты

Азнакай шәһәренең мәдәният йортында узган Коръән укучылар конкурсының казыят турында бөгелмәлеләр дә катнашты. Бәйге ике номинациядә узды - Коръәннен тулысынча яттан сөйли белү һәм изге китапны күркәм итеп уку. Әлеге бәйгедә 5 районнан - Урыссу, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакайда узган район турларында җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Бездә...

Азнакай шәһәренең мәдәният йортында узган Коръән укучылар конкурсының казыят турында бөгелмәлеләр дә катнашты. Бәйге ике номинациядә узды - Коръәннен тулысынча яттан сөйли белү һәм изге китапны күркәм итеп уку. Әлеге бәйгедә 5 районнан - Урыссу, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакайда узган район турларында җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Бездә Коръән уку буенча беренче урынны алган хатын-кыз бәйгегә тууына 1 ай да булмаган сабый баласы белән килгән иде.

Призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: ир-атлар арасында изге китапны матур итеп укуда беренче өч урынны Ризван Шәрапов (Баулы), Исмәгыйль Зарипов (Азнакай) һәм Рәсим Садыйков (Баулы) алды.

Ә Коръәнне яттан сөйләү буенча Фәридун Ходайдодовка (Урыссу), Билал Исмәгыйлевка (Бөгелмә) һәм Габдрахман Корбановка тиңнәр булмады.
Хатын-кызлардан Хәдичә Әүхәдиева (Лениногорск), Анжела Хәлфина (Урыссу) һәм Рәбия Адалова (Урыссу), Коръәнне бик күркәм итеп укып, беренче өч урынга лаек булдылар.

Шул ук көнне биредә казыят балалар арасында танылган татар галиме Әхмәтһади Максудинең "Гыйбадате Исламия" дигән китабы буенча викторина уздырды. Күрше районнардан килгән 21 бала язма рәвештә төрле катлаулылыктагы 45 сорауга җавап бирделәр. Кызганыч, күп кенә бала алдан әзерләнү өчен сораулар белән тәэмин ителмәгән иде.

Викторина җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Малайлар арасында беренче өчлектә - Азат Якупов (Азнакай), Айзат Гыйләҗев (Азнакай районының Чалпы авылы) һәм Ризван Шәвәлиев (Лениногорск). Кызлар ярышында азнакайлылар Илүзә Димөхәммәтова белән Сөмбелә Хаковага, Лениногорскидан Динара Шәвәлиевага тиңнәр булмады.

Конкурста һәм викторинада җиңеп чыгучылар 8 декабрьдә Казан шәһәренең Кол Шәрниф мәчетендә узган республика бәйгесендә катнаштылар.

Рамил хәзрәт ХСНЕТДИНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: