Бөгелмә авазы

Корбан бәйрәме – 24 сентябрьдә

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды. Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме...

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды.
Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды.
Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә. Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: