Бөгелмә авазы

Конкурска эшләр кабул ителә

Ел башында Татарстан журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге Мәхтүм Мостафин һәм Виктор Лукашов исемендәге премияләр булдырылуы турында хәбәр иткән иде.

Әлеге изге эштә "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы вәкилләренең дә катнашуы билгеле булды. Шулай итеп, редакциябездә "Бөгелмә авазы" газетасының беренче баш мөхәррире булып эшләгән Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин исемендәге премиягә эшләр кабул ителә башлый. Бөгелмә муниципаль районында җирле журналистика үсешенә өлеш керткән, ана телебезне үстерүгә көч куйган, милли мәгариф һәм мәдәниятне киң яктырткан авторлар үз язмалары белән конкурста катнаша ала. "Бөгелмәнең иң яхшы ел журналисты" бәйгесенә татар телендә 2015 елда басылып чыккан язмалар 1 декабрьгә кадәр, 423231, Бөгелмә шәһәре, К. Маркс урамы, 32 нче йорт адресында ("Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә) кабул ителә.
Конкурсның тулы нигезләмәсе белән исә газета сайтында: www.bugulma-tat.ru таныша аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: