Бөгелмә авазы

Дүшәмбе киңәшмәсеннән

4 июнь көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы баш-карма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина эшлекле киңәшмә уздырды.

Аның эшендә шәһәр һәм районда халыкның тормыш-көнкүреше хезмәт-ләре өчен җаваплы затлар катнашты.

Беренче чиратта, үткән атнада булган әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләделәр. Чик сакчылары көнен билгеләп үтү; Бөгелмәнең Набережная урамындагы чишмәне төзекләндерү эшләренең барышы; 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендәге бәйрәм чаралары; июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйларының башланып китүе; инвалидлар өчен "Уңайлы мохит" программасының гамәлгә ашырылуы; капиталь ремонт эшләренең барышы һәм башкалар тикшерелде.

Хокук саклау һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре үткән атнада шәһәр һәм район территориясендә гадәттән тыш хәлләр булмавын җиткерделәр. Үткәрелгән бәйрәм чараларында тәртип бозуларга юл куелмаган, кылынган җинаятьләр "кайнар эз"дән ачылган. Шәһәрдә ике янгын чыгу очрагы булган, аларда һәлак булучылар юк.

"Роспотребнадзор"ның Бө-гелмә бүлеге мәгълүматларына караганда, урман бете кадалу очраклары дәвам итә, үткән атнада андыйларның саны 19 булган. Ни кызганыч, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсенә энцефалит авырулы талпан кадалган. Шуңа күрә табигатькә чыгучыларга үтә дә сак булу кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

Шәһәрнең җылылык челтәре предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан ике котельныйда ремонт эшләре башланган /барысы - 7 котельный/. Төзәтү эшләре тиешле срокларда башкарылачак дип вәгъдә итәләр. Халыкның әлеге оешма хезмәтләре өчен үткән ягулык сезонында гына да 16 миллион сумлык әҗәте тупланган, ә түләнмәгән сумманың тулы күләме 56 миллион сум тәшкил итә. Урамда изоляцияләнмәгән җылылык торбаларын төрү эше сентябрь аена планлаштырылды, дип хәбәр итте предприятие вәкиле.

Калган оешма-предприятие-ләр гадәттәге режимда эшләүләрен җиткерделәр. Барлык хезмәтләр өчен дә агымдагы атнада төп бурыч итеп татар халкының милли бәйрәме - Сабан туйларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү максаты куелды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: