Бөгелмә авазы

Коммуналь хезмәтләр янә арта

2017 елда счет-фактураларда бәяләр еллык инфляция күләмендә, ягъни 4 процентка артачак (инфляция шуның кадәр булыр дип фаразлана). Әлбәттә инде, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр хөкүмәтнең мондый карарыннан канәгать түгел. Алар фикеренчә, тарифларны, ким дигәндә, 10 процентка күтәрергә кирәк, юкса, бөтен әйбер туза һәм бу хәл коммуналь һәлакәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Хәер, бу...

2017 елда счет-фактураларда бәяләр еллык инфляция күләмендә, ягъни 4 процентка артачак (инфляция шуның кадәр булыр дип фаразлана). Әлбәттә инде, коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр хөкүмәтнең мондый карарыннан канәгать түгел. Алар фикеренчә, тарифларны, ким дигәндә, 10 процентка күтәрергә кирәк, юкса, бөтен әйбер туза һәм бу хәл коммуналь һәлакәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Хәер, бу сүзләргә карата гражданнарның да сораулары бар: тарифлар ел саен арта, ә сыйфат ник яхшырмый соң диләр алар. Исегезгә төшерәбез: тарифларны бездә дәүләт җайга сала, теге яки бу коммуналь хезмәтләрнең ничә процентка кыйммәтләнәчәген ул билгели. Быелның 1 июленнән тарифлар уртача 4 процентка күтәрелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: