Бөгелмә авазы

Транспорт комитеты җәмәгать транспортында “битлек” рейды үткәрде

Казанда 358 автобус, трамвай һәм троллейбус тикшерелде.

Җәмәгать транспортына  35 казанлы битлексез узарга тырышты. Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитетында хәбәр иттеләр.

Комитет, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерде. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.

Белгечләр 35 закон бозучыны ачыклаган. 34 пассажир тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң битлек кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән.

  Җәмәгать транспортында битлекләрсез күбрәк студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр йөри – соңгылары сабыйга битлек кияргә кирәкми, дип саный.

Пассажирлар йөртү иминлеген тәэмин итү максатларында, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре дә җәмәгать машина йөртүчеләр һәм пассажирларның медицина битлекләреннән ничек файдалануын тикшерәләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирлар йөртүче транспорт шоферларына аерым игътибар бирә. Маршрут транспортын туктатып, инспекторлар пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә медицина битлекләрен мәҗбүри кияргә  һәм шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: