Бөгелмә авазы

Казан командасы «Безнең заман» яшьләр фестиваленең төп бүләген алды

Җиңүчеләргә республика Президенты Кубогы тапшырылды, аның авырлыгы 45 килограммга җитә.

VIII эшче яшьләр иҗаты фестивале җиңүчеләре билгеле булды.

«Наше время Безнең заман» фестиваленең төп призын Казан шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет идаресе  командасы яулады. Аларга республика Президенты Кубогы тапшырылды, аның авырлыгы 45 килограммга җитә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кубок күчмә булып тора.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бик мөһим.

«Аның өчен ул фестиваль генә түгел. Яшьләрне мораль һәм матди яктан куәтләп, без шул рәвешле республикабызның киләчәген инвестициялибез», – дип өстәде Дамир Фәттахов.

Әлеге идеянең авторы һәм оештыручысы «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: