Бөгелмә авазы

Коллектив борчуы максат билгели

Район җитәкчелеге эре предприятие-оешма коллективлары белән һәрдаим очрашып тора. Бердән, хезмәткәрләрне районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырса, икенчедән, сорау-борчуларны тыңлап, аларга җавап биреп, алдагы планнарга күрсәткеч маяк билгеләү өчен дә бик кулай әлеге төр очрашулар. Бөгелмә механика заводының ярты еллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмә дә шундый рухта узды. Утырышта Бөгелмә муниципаль районы...

Район җитәкчелеге эре предприятие-оешма коллективлары белән һәрдаим очрашып тора. Бердән, хезмәткәрләрне районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырса, икенчедән, сорау-борчуларны тыңлап, аларга җавап биреп, алдагы планнарга күрсәткеч маяк билгеләү өчен дә бик кулай әлеге төр очрашулар. Бөгелмә механика заводының ярты еллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмә дә шундый рухта узды.

Утырышта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. БМЗ директоры Михаил Швецов әйткәнчә, завод үзенең 60 еллык юбилеен ирешелгән уңышлар, тырыш хезмәт белән каршыларга җыена:

- Без инде ике ел рәттән "Татнефть" җәмгыятенең структур подразделениеләре арасында сакчыл эшкәртүдә иң яхшы коллектив саналабыз. Уртача хезмәт хакы да бүген 35 меңнән артык дип исәпләнә, - диде Михаил Викторович хезмәткәрләр алдында.

Линар Закиров исә игътибарны республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларына юнәлтте:

- Бүгенге көндә без шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнә торган 30 дәүләт программасының 27сен үз җирлегебездә эшлибез. Шәһәр һәм районда барган үзгәрешләрне, яңарышларны үзегез дә күреп, белеп торасыз, ләкин алда эшләнәсе эшләр, борчулы урыннар әле җитәрлек. Шуңа күрә яңа объектларга сакчыл карашта булыйк, үзебезнең тирә-ягыбыз турында үзебез кайгыртыйк, - диде шәһәр мэры.

Хезмәткәрләр район җитәкчелегенә сораулар белән дә мөрәҗәгать итте. Алар торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-тротуарлар торышы турында иде. Яшьләр сарае, аның каршындагы сквер да борчый икән халыкны.

- Без, завод хезмәткәрләре, ул сквердагы агачларны үзебез утырткан идек, шуңа күрә әлеге матур урынның чүп оясына әйләнүенә җаныбыз сыкрый, - ди БМЗ ветераны.

- Әлбәттә, зур тырышлык, зур көч куеп ирешелгән хезмәт җимешенең ташландык хәлгә килүе һәрвакыт бик аяныч. Якташларыбызны сакчыл карашка өйрәтергә кирәк. Ә әлеге скверның торышына килгәндә, район казнасында шәһәр скверларын тәртиптә тоту дигән чыгым каралмаган. Шуңа күрә, бәлки, бу мәсьәләдә сәнәгать белән хакимиятнең хезмәттәшлек итү мисалын карарга кирәктер, - дип, Линар Рөстәм улы бу өлкәдә завод җитәкчелегенә һәм хезмәткәренә ышанычын белдерде.

Шәһәребездә автомобильчеләргә зур кыенлык тудыручы Югары бистәгә чыгу юлы турында да сорау яңгырады. Район башлыгы исә, үз җавабын читтән башлады:

- Хакимият матбугат хезмәте социаль челтәрләрне күзәтем, проблемалы сорауларны шәхсән миңа җиткереп тора. Бервакыт ниндидер якташыбыз шундый язма калдырган: "Әгәр дә мэр Югары бистәгә чыгу юлын ясый алса, димәк ул исемен үзе үк исән чагында мәңгеләштергән була". Шуңа күрә сезнең алда әйтәм, мин бу өлкәдә эш алып барам, без төрле вариантларны уйлыйбыз, тикшерәбез. Җир өсте чыгу юлы булырмы бу, яисә җир астыннанмы, әлегә әйтүе кыен. Ләкин бистәгә чыгу юлы булырга тиешлеге Бөгелмә җитәкчелегенә дә, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына да мәгълүм.

Коллектив шулай ук төзекләндерелүче шәһәр сулыгы хакында рәхмәт сүзләре, икенче этапта башкарыласы эшләргә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Ике яклы сөйләшү, аңлашу булганда, әлеге сорауларның уңай чишеләсенә ышаныч бар.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: