Бөгелмә авазы

Көннәр эссе вакытта сәламәтлекне ничек сакларга?

Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы 35-37 градуска җиткән эссе көннәр дәвам итә.

Бу уңайдан Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре киңәш итә.

1. Йортта һава температурасын салкынчарак итеп тотарга тырышыгыз.  Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (бигрәк тә – кояш ягына караганнарын).  Төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк булганда, тәрәзәләрне ачыгыз. Әгәр сезнең өйдә кондиционер бар икән, тәрәзә-ишекләрне ябыгыз. Җилләткечләр беркадәр җиңеллек китерергә мөмкин, әмма һава температурасы 35 градустан артканда, ул хәлне җиңеләйтмәс.  Бик күп эчәргә кирәк.

2. Эссе урында булмаска тырышыгыз. Йорттагы иң салкынча бүлмәгә күчегез (бигрәк тә төнге яккка), көненә 2-3 сәгать вакытны салкын ча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз.  Автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3.  Тән артык җылынып китмәсен өчен сыеклыкны күп эчәргә кирәк. Салкынча душта коеныгыз. Шулай ук салкын компресслар куярга, төренергә, юеш салкын сөлгеләр кулланырга була. Өскә табигый тукымадан тегелгән киң кием кияргә кирәк. Урамда киң кырлы эшләпә яки кепка, кара күзлек киегез. Баллы һәм алкогольле эчемлекләр эчмәгез.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр аномаль эсселек аркасында танышларыгызның берәрсенең сәламәтлегенә куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм күрсәтегез. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләрнең хәлен тәүлегенә кимендә бер тапкыр белешеп торырга кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның җылылык-кызышу халәтенә ничек тәэсир итүен һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр сезнең сәламәтлегегез белән проблемаларыгыз бар икән, даруларны суыткычта саклагыз, хроник чирдән җәфа чиксәгез яки бер үк вакытта берничә даруны кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр дә сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә, баш әйләнеп китсә,  хәлсезлек, курку хисе яки көчле сусау, баш авырту тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчәргә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Мускуллар авыртуын сизсәгез (барыннан да элек алар аякларда, кулларда яки корсакта сизелергә мөмкин), минераль матдәләр алмашын нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр  спазм бер сәгатьтән артык дәвамында туктатылмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез гаилә әгъзаларының берәрсенең яки сез караган кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуын күрсәгез, саташу, көзән җыеру күзәтелсә, аңын югалтса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп, аякларын чак кына күтәртеп яткырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм  муенга салкын компресс куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез, тәнен бүлмә температурасындагы су белән юешләп, чылатып торыгыз. Тән температурасын үлчәгез. Әгәр ул аңсыз икән, аны ян ягына борып яткырыгыз. 

Ә инде янгын чыкса яисә төтен барлыкка килгән очракта, кичекмәстән “01”, “101”  яки “112” телефоннарына шылтыратыгыз, төгәл адресны күрсәтеп, янгын сагына хәбәр итегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: