Бөгелмә авазы

Көн дә бәйрәм...

Узган ял көнендә - 4 октябрьдә узган чираттагы көзге ярминкә бөгелмәләрне ассортиментның байлыгы белән тагын бер кат куандырды. Җирле крестьян-фермер хуҗалыклары, сәнәгать җитештерү предприятеләре, җирле товар җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы эшмәкәрләре халыкка үз товарларын тәкъдим иттеләр. Ярминкә көне мөселманнарның изге бәйрәме Корбан Гаетенә туры килгәнгә, "хәләл"...

Узган ял көнендә - 4 октябрьдә узган чираттагы көзге ярминкә бөгелмәләрне ассортиментның байлыгы белән тагын бер кат куандырды.
Җирле крестьян-фермер хуҗалыклары, сәнәгать җитештерү предприятеләре, җирле товар җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы эшмәкәрләре халыкка үз товарларын тәкъдим иттеләр.
Ярминкә көне мөселманнарның изге бәйрәме Корбан Гаетенә туры килгәнгә, "хәләл" ите һәм башка шундый продуктларга аерым сәүдә чатырлары билгеләнгән иде. Моннан тыш, Өлкәннәр көне уңаеннан "Григорьева" шәхси предприятиесе бу көнне бәрәңгене һәм суганны килосын 11 сумнан сатты.
Мәгариф учреждениеләренең халык-сәнгать промыселлары әзерләгән эшләнмәләр ярминкәнең бизәге булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: