Бөгелмә авазы

Күккә юл ачып

1 июнь көнне Бөгелмә аэропортында борт командиры буларак беренче мөстәкыйль очыш ясаган "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе очучысы Алексей Ждановны каршы алдылар. "CRJ-200" самолеты Казан - Новый Уреногой - Бөгелмә маршруты белән очыш ясый иде. Бөгелмәгә ул иртәнге 10 сәгать 30 минутта килеп төште. Шул ук минутта Алексей Ждановны көткән коллегалары самолет...

1 июнь көнне Бөгелмә аэропортында борт командиры буларак беренче мөстәкыйль очыш ясаган "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе очучысы Алексей Ждановны каршы алдылар.

"CRJ-200" самолеты Казан - Новый Уреногой - Бөгелмә маршруты белән очыш ясый иде. Бөгелмәгә ул иртәнге 10 сәгать 30 минутта килеп төште. Шул ук минутта Алексей Ждановны көткән коллегалары самолет җиргә төшүгә, аны алкышларга күмделәр һәм самолет янына ашыктылар.

Алексей Жданов 15 яшеннән үк самолетта оча икән инде. Ул очучылар династиясеннән. Бабасы штурман булган, ә әтисе Владимир Жданов хәрби очучы.

--15 яшендә беренче тапкыр штурвал артына утырып, "ЯК-52" самолетын күтәрде. Исемдә әле, әнисе Смоленск аэродоромында очуга рөхсәт тә язган иде, -- Алексейның әтисе Владимир. Ул да улын борт командиры буларак беренче мөстәкыйль очышы белән котларга дип, Бөгелмәгә Смоленск өлкәсенең Шаталов шәһреннән килгән иде.

Алексей Жданов Барнаул очыш хәрби училищесын тәмамлаган, аннары Борисоглебовский инструкторлар авиация полкында очучы-инструктор булып хезмәт иткән, "Л-39", "Су-35" самолетларында очкан. 2012 елда "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясенә эшкә килгән.

--Безнең командада -- яңа командир. Аның белән борт командирларының саны 25кә тулды. Бу безнең өчен зур шатлык. Штат зурайгач, очышларны да арттыра алабыз, -- ди "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе директоры Петр Трубаев.

Алексей Жданов Бөгелмәгә төшкәндә җил-давыллы көн иде. Без журналистлар бераз курка да төштек. Тик юкка булган икән.

--Самолет җиргә төшкәндә җил каршыга булса, бу плюс. Самолетны утыртуны җиңеләйтә, -- дип аңлатты безгә Алексей.

Без дә, үз чиратыбызда, аның туганнары, коллегалары кебек котлауларга кушылдык. "Самолет очуга гел уңай җилләр генә булсын", -- дип теләкләр теләдек. Күккә ачылган юл биеккә менсен!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: