Бөгелмә авазы

Китапханәдә – флеш-моб

Китапханәдә узган флеш-моб турында ни дә булса ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Чөнки китапларны, вакытлы матбугат басмаларын, китапханәнең үзен тәкъдим итүнең бу формасы әле киң кулланыш таба алмый. Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре шулай да шәһәр урамнарында "Китапханә ниләр алдыра?" дигән темага флеш-моб уздырды. Чараның максаты кешеләр китапханәдә нинди газета-журналлар белән...

Китапханәдә узган флеш-моб турында ни дә булса ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Чөнки китапларны, вакытлы матбугат басмаларын, китапханәнең үзен тәкъдим итүнең бу формасы әле киң кулланыш таба алмый.

Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре шулай да шәһәр урамнарында "Китапханә ниләр алдыра?" дигән темага флеш-моб уздырды. Чараның максаты кешеләр китапханәдә нинди газета-журналлар белән танышырга мөмкин икәнлеген беләләр икән дигән сорауга ачыклык кертү иде.

Сорауларга җавап бирүчеләрнең яртысыннан күбесе китапханә юлын беләләр, күбесе хәтта китап алып укыйлар, әмма уку залында иркенләп утырырга вакыт кына җиткерә алмыйлар булып чыкты.

-Бу чарада катнашучыларга үзәк китапханә алдыра торган вакытлы матбугат басмаларының исемлеге һәм китапханәгә чакыру язылган флаерлар тапшырылды, - дип хәбәр итә китапханә хезмәткәре Светлана Клецова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: