Бөгелмә авазы

Китапханәдә – бәйрәм

Бу көннәрдә Бөгелмәдә Бөтен-россия китапханәләр көненә һәм үзәк китапханә оешуга 95 ел тулуга багышланган күптөрле мәдәни чаралар бара. Кичә "Китапханәләрнең дә үз язмышы бар" дип аталган Ачык ишекләр көне, үзәк китапханә юбилеена һәм шәһәрдә беренче гаммәви китапханәгә нигез салынуга 140 ел тулуга багышланган төп тантана узды. Чарага китапханәнең хезмәт ветераннары,...

Бу көннәрдә Бөгелмәдә Бөтен-россия китапханәләр көненә һәм үзәк китапханә оешуга 95 ел тулуга багышланган күптөрле мәдәни чаралар бара.
Кичә "Китапханәләрнең дә үз язмышы бар" дип аталган Ачык ишекләр көне, үзәк китапханә юбилеена һәм шәһәрдә беренче гаммәви китапханәгә нигез
салынуга 140 ел тулуга багышланган төп тантана узды. Чарага китапханәнең хезмәт ветераннары, 95 ел дәвамында бу мәдәни гыйлем учагы белән
тыгыз хезмәттәшлек иткән мәдәният, уку йортлары хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләрдән һәм хакимияттән кунаклар чакырылган иде.
Очрашуда катнашучылар китапханәнең тарихын күз алдыннан кичерделәр, аның бүгенге заман шартларында алып бара торган киңкырлы эшчәнлеге белән дә таныштылар, ачык йөзле, уңган-булган, үз эшенең осталарын тәбрикләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: