Бөгелмә авазы

Китап сөючеләргә

27 май көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә ачык ишекләр көне узды. "Китапханәләрнең дә үз язмышы" дип исемләнгән чарага әлеге һөнәр ияләре һәм китап сөючеләр җыелган иде. Үзәк китапханә эшчәнлегенең 95 еллыгына багышланган иде әлеге чара. Халыкны аң-белемле, укымышлы, кызыксынучан итүдә зур роль уйнаган китапханәләр эшчәнлеге, аларның җирле тарихы турында фикер алыштылар....

27 май көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә ачык ишекләр көне узды.

"Китапханәләрнең дә үз язмышы" дип исемләнгән чарага әлеге һөнәр ияләре һәм китап сөючеләр җыелган иде. Үзәк китапханә эшчәнлегенең 95 еллыгына багышланган иде әлеге чара. Халыкны аң-белемле, укымышлы, кызыксынучан итүдә зур роль уйнаган китапханәләр эшчәнлеге, аларның җирле тарихы турында фикер алыштылар. Үз эшләренең һөнәрмәндләренә Дипломнар, Мактау грамоталары тапшырылды. Тыгыз элемтәдә торып эшләгән өчен "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе исеменә Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара төзекләндерелгән, яңартылган бүлекләргә экскурсия белән дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: