Бөгелмә авазы

«Китап» мобиль кушымтасы татар радиосының иң еш “ачыла” торганына әверелде

Кушымтадан 5 мең тапкыр файдаланганнар инде.

Быел татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен оештырылган Китап мобиль кушымтасы AppStore һәм GooglePlay сервисларыннан 5 меңнән артык файдаланучыга хезмәт күрсәткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына радиостанциянең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

„Китап радиосы ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, әле бер генә татар мобиль радиосының да мондый нәтиҗәләргә ирешә алганы юк иде", - дип сөйләде Миргаязов.

Якын киләчәктә Китап радиосы эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрапов яңа амплуага чыгачак алар эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.

Тыңларга радионы тыңлар өчен AppStore яки Google Play бушлай кушымтасын яздырып алырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: