Бөгелмә авазы

Кичә – 26 октябрьдә Бөгелмәнең Сабантуй аланында бер вагон януы турында хәбәр алына.

Кичә - 26 октябрьдә Бөгелмәнең Сабантуй аланында бер вагон януы турында хәбәр алына. 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре вакыйга урынына барып җиткәндә, 3 х 9 метрлы вагон инде дөрләп яна торган була. Санаулы минутлар эчендә утны "йөгәнлиләр", күп тә үтми, тулысынча сүндерәләр. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бөгелмә муниципаль районы...

Кичә - 26 октябрьдә Бөгелмәнең Сабантуй аланында бер вагон януы турында хәбәр алына.

64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре вакыйга урынына барып җиткәндә, 3 х 9 метрлы вагон инде дөрләп яна торган була. Санаулы минутлар эчендә утны "йөгәнлиләр", күп тә үтми, тулысынча сүндерәләр. Янгында зыян күрүчеләр юк.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий ХРЕБЕТ әйтүенчә, янгын чыгуга кемнеңдер аңлы рәвештә ут төртүе сәбәп булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: