Бөгелмә авазы

Хокук һәм бурычлар әлифбасы

Кече Бөгелмә авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан “Хокук һәм бурычлар әлифбасы” мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Ул әңгәмә һәм хокукый викторинадан торды. 

Әңгәмә барышында балалар республикабыз тормышын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгели торган законнар язылган төп документ – Конституция турында белделәр. 

Китапханәче укучыларны бәйрәмнең нигез салыну тарихы, Татарстанның Дәүләт символикасы, гореф-гадәтләре һәм тарихи кыйммәтләре белән таныштырды. 

Слайд-презентация ярдәмендә балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда әкият геройларына үз хокукларын якларга булыштылар. Иң актив катнашучылар призлар алды. 

Китап укучылар игътибарына Дәүләтнең төп законы дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, хокук буенча китапларга күзәтү үткәрелде. 

Чара ахырында китапханәче балаларга киләчәктә законнарны өйрәнүне дәвам итүләрен, үз Республикасы тарихына битараф булмауларын теләде.

 

Людмила ПИЛЕВИЧ, 

Кече Бөгелмә авылы китапханәчесе

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: