Бөгелмә авазы

Хатын-кызлар сәламәтлеге темасына «кайнар линия»

Агымдагы елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Хатын-кыз сәламәтлеге» темасына телефон линиясе үткәрү планлаштырыла.

Ананың һәм баланың сәламәтлеген саклау, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге, төрле авыруларны профилактикалау, медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләренең киң спектры буенча әйдәүче белгечләрнең квалификацияле консультациясен алу өчен уникаль мөмкинлек бар. Консультация сәгать 9дан 17гә кадәр алып барылачак.

«Кайнар линия» телефон номеры: 8(843) 236-00-71

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: