Бөгелмә авазы

Хатын-кыз – дөнья тоткасы

"Хатын-кыз – дөнья тоткасы", дигән гыйбарә яши халыкта. Бөгелмәдә яшәүче Әдибә апа Гобәйдуллина турында да һич икеләнмичә, шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында “булдыклы хатын-кыз” дию генә дә аздыр. Сабырлыгы, күркәмлеге, яшәү дәрте һәм язмышы күпләргә үрнәк бу күркәм затның.

Һәр милләтнең үзенеке үзенә якындыр инде, шулай да мин ак яулыклы татар әбиләрен иң чиста, иң саф әбиләргә саныйм. Язгы кояш ничек көлсә, алардан да шундый илаһи нур, пакьлек бөркелә...

Әдибә апа Гобәйдуллинаның бала чагы әче сугыш елларына туры килә. Ул 1928 елның 2 мартында Әлмәт районының Колшәрип авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Аңа 13 яшь булганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе – Габдулла Газизҗан улы сугышка китә, әнисе көне-төне колхоз эшендә көч куя. Ничек кенә булмасын, Әдибә апа әнисен – Хәдичә Гарәфетдин кызын бик тырыш, кыю, гаиләсе, балалары өчен бар көчен куеп эшләүче, батыр хатын-кыз буларак искә ала.

Сугыш тәмамланганнан соң, яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан әтисе гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күченеп килә. Кечкенәдән бөтен эшне белеп, тормышның әчесен-төчесен татыган Әдибә бик тә тырыш, эшчән, максатчан булып үсә. Буй җиткәч, килеш-килбәте белән таң калдырырлык, уңган кыз булачак тормыш иптәше Имаметдин белән таныша. Имаметдин Кәшафетдинович тумышы белән Әлмәт районының Нәдер авылы кешесе була.

Әдибә апа тальянда бик матур итеп уйный, Имаметдин абый – биюче, әлеге иҗат сөюче гаилә күпләрне сокландыра. Алар һәрбер яшьләр җыенының, төрле бәйрәмнәрнең игътибары үзәгендә булалар. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә Имаметдин абый бакый дөньяга күчкән инде. Әлеге язма аның рухына дога булып барсын.

Матур гаилә ике кыз һәм бер ул: Роза, Энҗе, Илдарны тәрбияләп үстерәләр. 7 оныклары һәм 9 оныкчыклары бар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Роза һәм Илдар, оныгы Эдуард фанни дөньядан кичкәннәр.

Язмабыз герое – тормышының 19 елын “ТНГ-Групп” җәмгыятенә багышлаган зат.

“ТНГ-Групп”та хезмәт юлын төзелеш участогында төрле эшләр башкаручы буларак башлап җибәрә ул. Соңрак, разряд алганнан соң, ташчы булып эшли башлый. Шулай итеп, ул 20 елга якын җәмгыять составындагы йортларны төзеп, лаеклы ялга чыга.

  • Эш бик авыр иде. Ишегалды тулы мал-туар, берсеннән-берсе кечкенә балалар, өйләргә утын ягышлы... Иртә таңнан торып, барлык эшләрне карап, 5 сәгать 45 минутка вахтага чаба идек.  Кич кенә әйләнеп кайтабыз. Тик яшьлек белән авырлыклар сизелмәгән, – дип истәлекләре белән уртаклаша Әдибә апа.

Имаметдин абыйның язмышы шулай ук геофизика белән кисешә. Ул  5 ел приборлар урнаштырылган зур  машина йөртүче булып эшли.

Балалар кечкенә вакытта, ишекләрне бикли идек тә, барыбыз бергә партиягә – кырга китә идек. Әби-бабайларга фатирларга кереп, эш вакытында – вакытлыча шунда яши идек, – дип истәлекләрен сөйли Әдибә апа.

  • Ул сәяхәтләр вакытында гомерлеккә истә калган бер вакыйга булган иде. Әти үз эше белән шөгыльләнгән вакытта, без апам Роза белән машина астында өйле уйный идек. Бер тапкыр мин шул зур машинаның тәгәрмәче астына кереп, йокыга киткәнмен. Мине очраклы рәвештә күреп алып, тәгәрмәч астыннан тартып алганнар. Гомерем булган, – дип елмая кызлары Энҗе.

Әдибә апа белән Имаметдин абыйның кызлары Энҗе Бадронова Нижневартовск шәһәрендә гомер итеп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан. Хәзер күбрәк әнисе янына кайтып, аны карау, тәрбияләү белән мәшгуль.

  • Кайтканыма ярты ел инде. Зур эшләр эшләдек әле. Өйгә су кермәгән иде.  Аны гомер буе йорт кырыендагы коедан алып яшәдек. Мотор төшереп, шланг белән су сибә, мунчага, кирәкле савытларга тутырып куя идек. Әни, әти эшләгән “ТНГ-Групп” җәмгыяте җитәкчелегенә бу эштә ярдәм күрсәтүләрен сорап, хат яздым. Зур рәхмәт, каршы килмәделәр. Матди ярдәм күрсәттеләр. Сөбханалла, хәзер су – өйдә. Колонкадан, коедан алу бер хәл, өйдә агып торган су бөтенләй башка. Бу зур бәхет, әлбәттә! – ди Энҗе Имаметдин кызы.
  • Рәхмәт, менә шушындый изге җанлы, олыларны хөрмәтләүче оешма, җитәкчеләребез бар. Һәрвакыт игътибарларын тоеп яшим. Пенсияләргә кварталь премияләр дә бирелә, бәйрәмнәргә чакырып торалар. Быел 2 март көнне 90 яшьлек юбилеем булды. Җәмгыять җитәкчеләре: профсоюз комитеты рәисе Шамил Мәһдиев, ветераннар советы җитәкчесе Резеда Кәтиева һәм башкалар килеп котладылар, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерделәр "Олыласаң – олыны, олыларлар үзеңне" дигән гыйбарәгә таянып эш иткән, олы яшьтәге кешеләребезне хөрмәтләгән җитәкчеләребезнең эшләре дә гөрләп барсын. Алар – һәрдаим олыларга һәм кечеләргә ярдәм күрсәтүчеләр, – ди күрсәтелгән игътибарга шатланып, Әдибә әби.

Бик тиздән 91 яше тулса да, Әдибә апаның яшәү дәрте дөрләп тора. Ялгызы калган вакытларда үзе ашарга пешерә, йорт-курасын, үз-үзен карап тора. Балалары, онык-оныкчыклары өчен зур горурлык һәм үрнәк өлгесе ул.

Хәлдән килгәндә, эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк. Яшем олы, авыртынам дип ятырга ярамый. Ходаем йөрүдән яздырмасын дип телим. Тормышның һәрбер мизгеленнән ямь һәм тәм табып, ашаган ризыгым өчен генә түгел, аларны үстергән, җитештергән кешеләргә дә рәхмәт укыйм. Йөри, кашык тота, һаваны сулый, кешеләрнең нурлы йөзләрен күрә алу – зур нигъмәт. Һәрбер мизгелдән матурлык табып, һәрбер әйбергә шатланып яши белсәк, тормышлар да ямьлерәк булыр. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым барысы да бик әйбәтләр, миһербанлылар. Минем өчен бу – иң зур бәхет. Барысы да сау-сәламәт, бәхетле булсыннар, – ди тормышның һәрбер мизгеленнән матурлык күрүче сөйкемле әби.  

Гомернең сикәлтәле юл­лары артта калган. Маң­гайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Ә яшәү дәрте, киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән дә. Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән. Теләгең кабул булсын, мәрхәмәтле Әдибә әби. Гомер буе тырыш хезмәт күрсәтеп, авыр елларны үз җилкәңдә татып да, шундый саф күңелле булып, яхшы ул-кызлар тәрбияләгәнең өчен рәхмәт сиңа. Балаларың, оныкларың тәрбиясендә тагын да озын гомер, сау-сәламәт, тыныч тормыш итүеңне теләп калабыз. 

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: