Бөгелмә авазы

Хабаровск краенда балалар лагеренда янгын чыккан

Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комада

Сишәмбегә каршы төндә Хабаровск краеның тау чаңгысы территориясендә урнашкан балалар лагерында янгын чыккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булган, зыян күргән өч бала комага киткән.

Янгын сүндерүчеләрнең беренче төркеме килгәндә 26 палатканың 20се тулысынча янып беткән булган инде.

Палаткалы лагерьда 7-15 яшьлек 185 бала ял иткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: